Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар ремонт таләп итә

Редакциягә поселокта яшәүче Макаровлар гаиләсе мөрәҗәгать итте. Алар озак еллар дәвамында шәһәргә эшкә санитар нормаларга туры килмәгән юлдан йөрергә мәҗбүр. Хәлне өйрәнү максатыннан, безнең иҗат төркеме поселокка юл тотты һәм, әйтерсең, узган гасырга эләкте: асфальт урынына - грунт юлы, ташлар һәм чокырлар, кискен борылышлар. Коры көннәрдә үтеп була, ә яңгыр...

Редакциягә поселокта яшәүче Макаровлар гаиләсе мөрәҗәгать итте. Алар озак еллар дәвамында шәһәргә эшкә санитар нормаларга туры килмәгән юлдан йөрергә мәҗбүр. Хәлне өйрәнү максатыннан, безнең иҗат төркеме поселокка юл тотты һәм, әйтерсең, узган гасырга эләкте: асфальт урынына - грунт юлы, ташлар һәм чокырлар, кискен борылышлар. Коры көннәрдә үтеп була, ә яңгыр яуса, нишләргә?
Макаровларның йорты Садовая һәм Подклубная урамнары кисешкән чатта урнашкан, әйләнә-тирәдә тынлык. Гаилә җиде ел элек шуның өчен бу урынны үз иткән һәм төпләнергә карар кылган. Ләкин очраган кыенлыклар сайлаган урын турында икеләндергән.
- Бирегә 2005 елда күчтек, - ди Наталья Макаровна. - Ул вакытта проблемалар хәл ителер кебек иде: асфальт салырлар да, барысы да яхшы булыр, ләкин без ялгыштык. Безнең йортка өч юл илтә, ник берәрсе тиешле тәртиптә булсын! Иремнең чит ил машинасы таштан, чокыр-чакырдан һәм пычрактан йөреп сафтан чыкты.
Елның өч-дүрт аенда гына коры һава торышы, калган вакытта я кар, я яңгыр ява, юлларда бозлавык. Шунлыктан тигез юлда да шоферларны проблемалар көтә, ә поселокта кыенлыклар берничә мәртәбә арта.
- Ирем тиздән кайтып җитәм диде. Көтәм. Һаман кайтмый. Өйдән ерак түгел баткан икән. Улларым белән машинаны чыгармакчы булдык, берничә сәгать тырыштык, баштанаяк пычранып беттек. Бу хәл еш кабатлана, - дип көрсенә Н.Макарова. - Монда сазлыклы урын, яңгыр яугач урамга да чыкмавың хәерле. Юлны үзебез ямыйбыз, бөтен күршеләр шулай эшли. Бу максатка соңгы тапкыр 2000 сум тоттык.
- Кайда гына мөрәҗәгать итмәдек, - дип өсти Юрий Борисович. - Мәсьәләне чишәргә вәгъдә генә бирәләр. Өстәвенә, ел саен.
Юлларның начарлыгы бердәнбер проблема түгел. Биредә су да юк. Макаровлар йортыннан 200-300 метр читтә колонка бар, янәшәдә ерганакны хәтерләткән елга ага. Аның суы сибәргә дә яраксыз.
- Ә без бәрәңгедән башка әйбер дә утыртмыйбыз. Сибәргә су юк икән, нигә? - диләр әңгәмәдәшләребез. - Машинада һәрвакыт савыт йөртәбез, шәһәргә барганда су алып кайтабыз... Дөресен генә әйткәндә, мондый тормыштан арыдык инде...
Экстрен ярдәм машиналары бу якларга килми. Ашыгыч ярдәм, адресны белгәч, шунда ук баш тарта. Поселокта яшәүчеләрнең күз алдында өч йорт янып беткән. Янгынчылар килгәч, су булмауга гаҗәпләнгәннәр.
Полевая урамындагы юл да яхшы торышы белән аерылмый. Анда яшәүчеләр проблеманы күп тапкырлар күтәрсәләр дә, үзгәреш юк.
Рейд барышында иҗат төркеме шәһәр урамнарындагы хәл белән танышты. Күптән түгел Ушковлар һәм Фомин урамнарына асфальт җәелде.
Профсоюз урамында геодезистлар бригадасы эшли иде.
- Безнең бурыч - юлларны, биналарны төгәл күрсәтеп, шәһәрнең карта-схемасын ясау, - дип сөйлиләр Яр Чаллы районара БТИ филиалы хезмәткәрләре Илназ Нигъмәтҗанов һәм Наил Әхәтов. - Беренче микрорайонны үлчәдек. Юл туры икән, эш тә тиз бара. Тигезсезлекләр, бетон мәйданчыклар булганда катлаулырак.
Республикада төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Безнең районга быел район җитәкчесе кайгыртуы һәм республика Президенты ярдәме белән юлларны һәм тротуарларны норматив хәлгә китерү өчен средстволар бүленде. Укучылар күтәргән проблемалар якын арада хәл ителер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Юллар ремонт талђп итђ