Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Юлларда куркынычсыз хәрәкәт өчен

    Менделеевскида "Юлларда куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итү" федераль программаны тормышка ашыру буенча чаралар оештырыла. Шушы көннәрдә юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы оешмасы балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль объектлар янәшәсендәге юл буйларына тимер киртәләр урнаштыра. Эшләргә ике бригада җәлеп ителгән. Редакция хезмәткәрләре гимназия каршында металл конструкцияләр куючы эшчеләр белән аралашты. Бригадир Илдар...

    Менделеевскида "Юлларда куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итү" федераль программаны тормышка ашыру буенча чаралар оештырыла.
    Шушы көннәрдә юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы оешмасы балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль объектлар янәшәсендәге юл буйларына тимер киртәләр урнаштыра. Эшләргә ике бригада җәлеп ителгән.
    Редакция хезмәткәрләре гимназия каршында металл конструкцияләр куючы эшчеләр белән аралашты.
    Бригадир Илдар Яковлев белдерүенчә, беренче киртәләр "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексы янында монтажланган. Көн азагында гимназия тирәсендәгесен дә тапшырырга ниятлиләр. С.Гассар ис. мәдәният сарае, ЮХИДИ бүлеге, 10 нчы балалар бакчасы, 1, 4 нче мәктәпләр, училище территорияләрендә дә шундый корылмалар куелачак.
    Сигез кешедән торган бригадада ике эретеп ябыштыручы, монтажлаучы, бетончы, металл конструкцияләрне җыючы бер-берсен алыштырып эшлиләр.
    - Без барысын да үзебез башкарабыз, кул астындагы электр генераторы, вата торган чүкеч (отбойный молоток) чокыр казуны җиңеләйтә. Тимер баганаларны бетон эретмәсе белән ныгытып утыртабыз. Берсе-берсе икешәр метрлы конструкцияләрне 50 метр озынлыкка ялгап корабыз, - дип сөйлиләр белгечләр.
    Советская урамыннан үтеп йөрүчеләрнең фикерләре белән кызыксынабыз.
    - Балалар хәрәкәте җанлы булган участокларны куркынычсыз итү бик урынлы, эшчеләрнең тырышлыгын сөенеп күзәтәбез. Без, пенсионерлар да, якындагы кибет, даруханә, банкка йомышыбыз төшеп, бу юлдан еш йөрибез. Мондый саклагыч корылма куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, - диләр Галина Скоробогатова һәм Фәймә Сафина.
    Яшь әни Илгизә Барбарисова җәяүлеләргә имин хәрәкәт булдыруга йогынты күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәтле.
    - Металл корылмалар юл йөрүне дә көйли, шәһәрнең эстетик кыяфәтен дә бозмый, - ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: