Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда куркынычсызлык өчен

Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов барлык төр милек предприятие, оешма җитәкчеләрен ведомстволарындагы объектлар һәм офислар территорияләрен төзекләндерү буенча эшне активлаштырырга өндәде. Менделеевскига - 45 Менделеевск шәһәренең 45 еллыгына багышланган тантаналар август аенда узачак. - Бу тарихи датага әзерлекне күмәк көч белән алып барырга кирәк. Иң беренче...

Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов барлык төр милек предприятие, оешма җитәкчеләрен ведомстволарындагы объектлар һәм офислар территорияләрен төзекләндерү буенча эшне активлаштырырга өндәде.
Менделеевскига - 45
Менделеевск шәһәренең 45 еллыгына багышланган тантаналар август аенда узачак.
- Бу тарихи датага әзерлекне күмәк көч белән алып барырга кирәк. Иң беренче чиратта шәһәр чистартылган, тәртипкә китерелгән булырга тиеш. Һәр җитәкче һәм коллектив кече ватанын төзекләндерүгә өлеш кертер дип ышанам, - диде Игорь Анатольевич.
Салымнар - проблемаларны хәл итүгә юл
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева барлык төр милек предприятие, оешмаларда салым йөкләмәләрен үтәү турында мәгълүмат бирде.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның алты аенда район бюджетына 206914 мең сум тупланды, ягъни еллык планның 54 проценты. Салым һәм салым булмаган тупланмалар - 120823 (49%), шул исәптә физик затлар кеременә салым - 88039 мең сум (48%), җир салымы - 7729 мең сум (46%), җыелма керемгә бердәм салым - 4919 мең сум (52%), авыл хуҗалыгы салымы - 169 мең сум (48%), гадиләштерелгән система буенча салым - 1589 мең сум (46%), милеккә салым - 133 мең сум (4%), салым булмаган керемнәр - 17667 мең сум (82%).
2011 ел белән чагыштырганда "Менделеевск икмәк заводы" - 54,5%, техник инвентаризация бюросы - 76,4%, "Татагропромбанк" - 68,4%, "Химсервис" - 59,6 процентка физик затлар кеременә салымны киметте.
1 июльгә алынган мәгълүмат буенча, җирле бюджетка тупланган сумма 2829,2 мең сум тәшкил итә. "Маяк" ҖЧҖнең бурычы 1120,8 мең сум, "И.Мөхәммәтгалиев" КФХ - 623,3 мең сум.
Физик затлар кеременә салымнан 760,7 мең сумы, җир салымының 841,6 мең сумы, бердәм авыл хуҗалыгы салымының 251,03 мең сумы, гадиләштерелгән система буенча 261,7 мең сум бюджет казнасына килеп җитмәде.
- Әгәр бюджет казнасында финанслар җитәрлек икән, шәһәрдә хәл ителмәгән социаль мәсьәләләр кимрәк булыр. Моның өчен һәр җитәкче салым йөкләмәләрен үтәүгә җаваплы карашта булырга тиеш, - диде район җитәкчесе.
Руль артындагы исерек - җинаятьче
Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм РФ Административ кодексындагы үзгәрешләр турында сөйләде.
Тәлгат Галиәхмәтович сүзләренчә, агымдагы елның алты аенда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 19 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, үлүчеләр юк. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны икегә кимрәк, 15,3 процент тәшкил итә, һәлак булучылар саны биш кешегә кимегән, имгәнүчеләр бер очракка артык. Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре - җәяүлеләрне бәрдерү (биш очрак), каршыдагы полосага чыгу (ике), дистанцияне тотмау (бер), тизлек режимын арттыру (өч).
Балалар катнашында өч һәлакәт булды, шулар нәтиҗәсендә өч бала тән җәрәхәте алды (2011 елда - 2), ике бала имгәнде. Транспорт чарасының төзексез булуы белән бәйле 283 һәлакәт теркәлде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1515 очрагы теркәлде, шуларның 140 ы җәяүлеләр тарафыннан. 61 шофер исерек килеш руль артына утырган. КРИС-П фотокамерасы тизлекне арттыруның 13100 очрагын билгеләде. Барлыгы 1270 административ эш тикшерелде, 176 эш судка җибәрелде, шулардан 86 эш - машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә. Ел башыннан 976 техник чара рәсмиләштерелде.
Әйтелгәннәрне анализлап, район җитәкчесе Игорь Привалов исерек килеш кылынган юл-транспорт һәлакәтләре очраклары артуга игътибарны юнәлдерде.
- Мондый очраклар арту бигрәк тә ял көннәрендә күзәтелә. Юлларда рейдларны активлаштырып, моңа әһәмият бирергә кирәк. Руль артындагы исерек - җинаятьче. Андыйларга җәзаны да кискенләштерү зарур, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Юлларда куркынычсызлык љчен