Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Юность» РМЙда фильм күрсәтелде

Шәһәрнең актив пенсионерлары, ТИСлар ветераннары һәм активистлары «Юность» РМЙна түләүсез «Стрельцов» (6+) фильмын карарга җыелдылар.

Залдагыларга котлау сүзләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев, РМЙ директоры Лилия Галиева мөрәҗәгать иттеләр, сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш теләделәр.

Җыелганнар совет футболының балкып килүче йолдызы һәм миллионнарның кумиры Эдуард Стрельцов язмышы белән таныштылар. Егерме яшендә аның хыялда булган бар нәрсәсе дә бар: сәләт, танылу, мәхәббәт. Бөтен ил геройдан, Швециядәге Дөнья чемпионатыннан, җиңү голлары көтә. Китәргә ике көн кала футболист юл һәлакәтенә очрый. Язмышы, футболга юл, бар тормышы тукталган кебек була. Кабат чемпион булырга Стрельцовка күп көч куярга туры килә. Халык мәхәббәтен яулаган бөек спортчы, бер мизгелдә барысын да югалта. Ләкин ул очышын кабатларга һәм элеккеге данын кайтарырга әзер.

«Фәһемле фильм, кешенең язмышы үз кулында булу турында сөйли. Бу чынлап та шулай», — диләр ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев