Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Юридик ярдәм күрсәтелде

Юристлар ассоциациясе белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырды. Түгәрәк өстәл артында әңгәмә коруда прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллина, нотариус Марат Зарипов, адвокат Александр Власов катнаштылар. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү, Клавдия Ивановна белдерүенчә, һәр квартал саен оештырыла. Сорауларның...

Юристлар ассоциациясе белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырды.
Түгәрәк өстәл артында әңгәмә коруда прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллина, нотариус Марат Зарипов, адвокат Александр Власов катнаштылар. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү, Клавдия Ивановна белдерүенчә, һәр квартал саен оештырыла.
Сорауларның күбесе күчемсез милек - йорт, гараж, җир, фатир белән алыш-бирешкә карый. Бу юлы да бакча участогын рәсмиләштерүдә җитешсезлекләр буенча мөрәҗәгать итүче ханымга яңа межалау уздырырга киңәш ителде.
Чираттагы клиент - хезмәт ветераны - авыл җирлегендә яшәп хезмәт куючы бюджет оешмасы белгечләренә элеккеге ташламаларны кайтару соравын күтәрде. Пенсионерга Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать белән чыгарга кирәклеге аңлатылды. Шулай ук фатир, гараж рәсмиләштерү буенча консультация алырга килүче менделеевлыларга тулы мәгълүмат бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль