Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөз яшьлек юбилейны каршылап

Менделеевскида яшәүче Евдокия Сорокинаның паспортында гаҗәеп туу датасы - 1913 елның 21 феврале. Димәк, ул Россия империясендә, Николай II патшалык иткән чорда, Сергей Михалков, Александр Покрышкин белән бер елда туган. Тумышы белән Сәйтәктән булган ханымның гасырлык тормыш чоры нинди вакыйгаларны сыйдыруын күз алдына да китерүе авыр. - Әнинең хәтере яхшы,...

Менделеевскида яшәүче Евдокия Сорокинаның паспортында гаҗәеп туу датасы - 1913 елның 21 феврале. Димәк, ул Россия империясендә, Николай II патшалык иткән чорда, Сергей Михалков, Александр Покрышкин белән бер елда туган.
Тумышы белән Сәйтәктән булган ханымның гасырлык тормыш чоры нинди вакыйгаларны сыйдыруын күз алдына да китерүе авыр.
- Әнинең хәтере яхшы, - ди кызы Лидия Александровна. - Без күпсанлы туганнарыбыз белән истәлекле вакыйганы билгеләячәкбез.
Ә 20 ел элек, Евдокия Петровна операция кичергәннән соң, табибларның фаразлары бик үк оптимистик булмый. Ветеранның озак яшәвенең сере генетикада гына түгел, якыннарының кайгыртуында да. Алар билгеләгәнчә, барлык заманнарда да әниләренең тормыш нигезе хезмәт булган.
- Ул һәрвакыт алны-ялны белми эшләде, - дип дәвам итә Л.Миңнәхмәтова, - җитез, өлгер, хуҗалыктагы эшләрне бик тиз башкара иде. Сугыш вакытында да аның тырышлыгы белән гаилә ач булмады.
Евдокия Петровнаның ире Александр Андреевич башта укытучы булып эшли. 1939 елда гаилә Бондюгка күченә һәм Александр химзаводка урнаша. Ир белән хатын биш бала тәрбиялиләр: Зинаида, Лидия, Степан, Любовь, Еленаны. Поселокта йорт төзиләр, сыер, тавыклар, казлар асрыйлар. Яшә дә шатлан гына. Ләкин сугыш башлана. Александр Сорокин хәбәрсез югала. Евдокия 29 яшендә толлар шәле ябына һәм иренең истәлегенә тугры кала.
Оядагы кошлар кебек, төп йорттан бер-бер артлы балалары китә. Өлкәнәйгән яшендә Евдокия Петровна кызы Лидия янына күчә. Сорокиннар династиясен 15 оныгы, оныкчыклары дәвам итә. Гаилә бәйрәмнәрендә Красноярскидан, Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән туганнары җыела. Аларның һәркайсы өчен Евдокия Петровна - изгелек, зирәклек һәм оптимизм үрнәге.
Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск

2
X