Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Үз тавышыңны бир!

    Менделеевскида «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» марафоны узды. Аны Геройлар аллеясында яшьләр хәрәкәтләре активистлары үткәрде. Акциянең җитәкчесе Адель Нәсипов билгеләгәнчә, чара кешеләрне сайлауларга җәлеп итүгә, һәр тавышның республика өчен мөһим булуын аңлатуга юнәлдерелгән. 1 нче мәктәпнең 9-11 нче сыйныфлары укучылары беренчеләрдән булып катнашты. Алар #люблютатарстанидунавыборы хештегы белән селфиларын социаль челтәргә урнаштырдылар....

    Менделеевскида «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» марафоны узды.

    Аны Геройлар аллеясында яшьләр хәрәкәтләре активистлары үткәрде. Акциянең җитәкчесе Адель Нәсипов билгеләгәнчә, чара кешеләрне сайлауларга җәлеп итүгә, һәр тавышның республика өчен мөһим булуын аңлатуга юнәлдерелгән. 1 нче мәктәпнең 9-11 нче сыйныфлары укучылары беренчеләрдән булып катнашты. Алар #люблютатарстанидунавыборы хештегы белән селфиларын социаль челтәргә урнаштырдылар.

    − Миңа республика һәм безнең шәһәрнең алга таба ничек үсәчәге мөһим. Менделеевскида яшьләр белән эш актив алып барыла, яшьләр проектлары тормышка ашырыла, − ди Инна Щербакова.

    Акциядә катнашучыларга махсус стикер белән республиканың электрон картасында үз сайлау участокларын билгеләргә тәкъдим ителде. Аларга булачак сәяси вакыйганы белгертүче сувенирлар да тапшырдылар.

    Волонтерлар билгеләгәнчә, менделеевлыларның кәефе күтәренке, күпләре 18 сентябрьдә кемгә тавыш бирәчәкләрен ачыклаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: