Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз теләкләре белән менделеевлыларга ярдәм итәләр

Коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау максатыннан район территориясендә махсус оештырылган штаб күп эшләр башкара.

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә өлкән кешеләргә ярдәм итү өчен #МыВместе волонтёрлык штабы оештырылган. Бүгенге көндә16 кешедән торган волонтёрлар төркеме ике юнәлеш буенча эшли: аларның бер өлеше ялгыз яшәүче пенсионерлар, ветераннар, инвалидлар янына бара, икенчеләр кызыксынган кешеләрнең сорауларына юридик һәм башка мәсьәләләр буенча онлайн консультация үткәрә.

Волонтёр ярдәме кирәк булган һәркем кайнар линиягә шалтырата ала. Аннан соң заявка штабка юллана һәм волонтёр аның буенча эшли.Соңрак 15-20 минут дәвамында мөрәҗәгать итүчедә булырга тиеш. Алар бергәләп кирәкле продуктлар исемлеген төзиләр, акча алалар һәм кибеткә барып азык-төлек алалар һәм калган акча белән бергә илтеп бирәләр.Җитәкче Андрей Гриненко сүзләренчә, волонтерлар адрес буенча йортларга барыр алдыннан штабка шалтыратырга, волонтерның исемен әйтергә тиешләр. Аның үзе белән документлары һәм тиешле орган биргән белешмә кәгазе булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев