Заездда – өлкәннәр
Социаль үзәкнең реабилитация бүлегендә 9-29 гыйнвар дәвамында 23 пенсионер ял итә. Гадәттәгечә, табиб билгеләве буенча сәламәтләндерү процедуралары бирелә. Мәдәният елына карата чаралар берсен берсе алыштырып тора. Үзәк, татар китапханәләре, балалар бакчалары, "Юность" һәм Гассар исемендәге учреждение хезмәткәрләре кызыклы очрашулар, чыгышлар тәкъдим итәләр. Ленинградны чолганыштан азат итүгә 70 ел, Менделеевның тууына...
Социаль үзәкнең реабилитация бүлегендә 9-29 гыйнвар дәвамында 23 пенсионер ял итә.
Гадәттәгечә, табиб билгеләве буенча сәламәтләндерү процедуралары бирелә. Мәдәният елына карата чаралар берсен берсе алыштырып тора. Үзәк, татар китапханәләре, балалар бакчалары, "Юность" һәм Гассар исемендәге учреждение хезмәткәрләре кызыклы очрашулар, чыгышлар тәкъдим итәләр. Ленинградны чолганыштан азат итүгә 70 ел, Менделеевның тууына 180 ел тулу уңаеннан әңгәмә уздырылган, фильмнар күрсәткәннәр. Ял итүчеләр нотариус Лилия Һадиуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең район бүлеге белгече Эльмира Досманова, Пенсия фонды начальнигы Раушан Иштановага бай мәгълүматлы очрашулар оештырганнары өчен рәхмәт белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев