Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • ЗАГС ишекләрен ачты

    Шимбә көнне Менделеевск ЗАГСы бүлегендә яшь парлар өчен Ачык ишекләр көне булды. - Бүген без шушы көннәрдә никахларын теркәүчеләрне генә түгел, бу вакыйганы планлаштыручы яшьләрне дә чакырдык, - ди ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева. Булачак өйләнешүчеләр туй бизнесы өлкәсендә мәшгульлеге булган җирле эшмәкәрләр күргәзмәсе белән таныштылар. Алар тантананы бизәү вариантлары,...

    Шимбә көнне Менделеевск ЗАГСы бүлегендә яшь парлар өчен Ачык ишекләр көне булды.
    - Бүген без шушы көннәрдә никахларын теркәүчеләрне генә түгел, бу вакыйганы планлаштыручы яшьләрне дә чакырдык, - ди ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева.
    Булачак өйләнешүчеләр туй бизнесы өлкәсендә мәшгульлеге булган җирле эшмәкәрләр күргәзмәсе белән таныштылар. Алар тантананы бизәү вариантлары, аксессуарлар, тортлар, туй индустриясе яңалыкларын тәкъдим иттеләр. Кәләшләр өчен модалы күлмәкләр күрсәтү иң тәэсирләндергәне булды, анда балалар, макияж буенча осталар катнашты.
    Яшь парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров һәм почётлы кунаклар - ирле-хатынлы Фёдоровлар сәламләде. Аларга районда беренчеләрдән булып "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылган иде.
    - Сезнең мәхәббәт учагы беркайчан да сүнмәсен, - дип теләделәр яшьләргә Пётр Павлович һәм Роза Касыймовна.
    Чаллы ЗАГСы психологы, сигез бала анасы Альбина Рэйсның чыгышы зур кызыксыну белән тыңланды.
    - Гаилә тормышы - аны бәхетле итү өстендә эшләү, - дип билгеләп үтте Альбина Рәшитовна.
    Чаллыда никахлашучы һәр пар туй алдыннан гаилә психологы белән очраша. Альбина Рэйс сүзләренчә, хисләренең көчле булуы белән генә түгел, аларның бер-берсенә мөнәсәбәте - ничек аралашуы, уртак проблемаларны хәл итүе гаилә тормышының киләчәген аңлау мөмкинлеге бирә.
    Вадим Романов һәм Виктория Балобанова үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
    - Бу очрашудан күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алдык. Без туебызны сентябрь аенда үткәрергә планлаштырабыз һәм аңа әзерләнергә вакыт бар әле.
    Алёна Лисафьева һәм Раян Исакаев 6 июньдә ир белән хатын дип игълан ителәчәк. Алар чарада зур кызыксыну белән катнаштылар һәм Фёдоровлар белән берлектә мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ак күгәрченнәр очырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: