Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заводның чишмә башында булдык

Химия предприятиесендә 40 елга якын хезмәт куйган Нурия Гәрәевна Денисова Яңа Менделеевск заводына 1983 елда килә. Карпов исемендәге заводта 15 ел тәҗрибә туплаган Нурия Гәрәевна коллективка һәм хезмәт агымына тиз кереп китә. - Хуҗалык бүлеге начальнигы буларак комплектау мәшәкатьләре буенча цехларны җиһазлау, канцелярия товарлары һәм башкалар белән тәэмин итү белән...

Химия предприятиесендә 40 елга якын хезмәт куйган Нурия Гәрәевна Денисова Яңа Менделеевск заводына 1983 елда килә.
Карпов исемендәге заводта 15 ел тәҗрибә туплаган Нурия Гәрәевна коллективка һәм хезмәт агымына тиз кереп китә.
- Хуҗалык бүлеге начальнигы буларак комплектау мәшәкатьләре буенча цехларны җиһазлау, канцелярия товарлары һәм башкалар белән тәэмин итү белән шөгыльләндем. Бөтенесен нульдән башларга туры килде һәм еш кына Карпов заводы белгечләре ярдәм итте. Чит шәһәрләргә барып өйрәндек, укыдык, вакыт белән санашмадык. Шуңа күрә дә завод планлаштырган продукцияне вакытында бирде, - дип сөйли ветеран.
Бүлекләрне тәэмин итү эше тәмамлануга зур территорияне уңайлау, матурлау хезмәте җәелдерелә. Агач, куак, чәчәк үсентеләре утырту өмәләре оештырыла. Һәр цех бина тирәсендә түтәлләр ясап, ярыша-ярыша чәчәкләр үстерә.
- Завод территориясе чәчәккә күмелде, үз кулларың белән иҗат иткән гүзәллекне күрү канәгатьлек, шатлык хисе уята иде. Җиңел булмады, әмма ул көннәрне сагынып, дулкынланып искә алам. Бергә хезмәт куйган иптәшләрем белән аралашам. Түбән Новгород, Красноярск шәһәренә күчеп китүчеләр белән шалтыратышабыз, күрешәбез. Очрашкач хезмәттә узган вакыт, уңышлар, гаилә, оныклар турында сөйләшәбез. Чөнки кайгы-шатлыгын бүлешеп, бердәм коллективта туганнарча аралашып яшәдек, - дип хатирәләрен яңарта Н.Денисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевсказот Менделеевск яналыклары