Зөбәрҗәт туй вальсы яңгырашында
Анна Ивановна һәм Аркадий Александрович Никитиннарның бергә яшәүләренә 55 ел тулу уңаеннан зөбәрҗәт туй тантанасы оештырылды. Чараны алып баручы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Фаина Козырева зөбәрҗәт юбилярларга матур теләкләр белән чәчәк букеты тапшырды. Никитиннар ул көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирновадан, башкарма комитет...
Анна Ивановна һәм Аркадий Александрович Никитиннарның бергә яшәүләренә 55 ел тулу уңаеннан зөбәрҗәт туй тантанасы оештырылды.
Чараны алып баручы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Фаина Козырева зөбәрҗәт юбилярларга матур теләкләр белән чәчәк букеты тапшырды. Никитиннар ул көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирновадан, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Мироновтан тәбрикләү сүзләре һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Рамил Дәүләтшин башкаруында яңгыраган җырлар тантана геройларын гүя яшьлекләренә алып кайтты, күзләрен яшьләндерде.
Кызлары Вера өч балалары, ике оныклары исеменнән мондый теләкләр җиткерде:
- Аллаһы Тәгаләнең иң мәрхәмәтле, эшчән, тормышта үрнәк булырдай ата-ана бирүенә шатланып туймыйбыз, гаилә учагыгыз озак сүнмәсен.
Кызлары аларны вальс әйләнергә чакырды.
Никитиннар чыгышлары белән Сәйтәктән.
- Безне туганыбыз таныштырды. Мин ул чорда Чаллыда сөт заводында эшли идем. Берничә ай очрашып йөргәч, Аркадий кияүгә чакырды, - дип сөйли Анна Ивановна.
Карпов исемендәге химия заводында өлкән аппаратчы булып хезмәт куйган Аркадий Александрович тормыш иптәшен дә шунда күчәргә күндерә.
- Анна предприятиедә сак бүлегендә эшләде, аннан минем янга "Прикамнефть" идарәсенә килде. Үземнән ерак җибәрмәдем, күз алдында гына йөрттем. Икебезгә 70 елга якын хезмәт стажы туплап, шуннан пенсиягә чыктык. Үз йортыбыз белән посёлокта яшәдек. Мал-туар асрадык, бакча тоттык. Әле дә ишегалдын буш итмик дип, тавыклар үрчетәбез, үзебез үстергән җиләк-җимеш, яшелчә ашыйбыз, - ди гаилә башлыгы.
Киләсе елда Никитиннар бер-бер артлы 80 яшьлек юбилейларын билгеләячәкләр. Алар гаилә тантанасында балаларын вальс әйләнеп сөендерергә исәплиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.4300
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.3600
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.4000
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.4100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.4000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7500
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.4300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика