Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзчикләү режимын бозучыларны ачыклау максатыннан полицейскийлар Менделеевск урамнарын тикшерделәр

Хокук саклаучылар эшен «Менделеевские новости» журналистлары күзәтте.

Үзизоляциясенең алтынчы атнасы тәмамлана.
Кояшлы көннәр менделеевлыларны урамга саф һава суларга әйди, ләкин сәламәтлек кадерле, чөнки бу көннәрдә өйләрдә утыру күпкә мөһимрәк. Штраф белән кисәтү дә халыкны куркытмый. Әлеге кешеләрне чынбарлыкка кайтару өчен полиция хезмәткәрләре ярдәмгә килә.

Менделеевлылар үзчикләүдән арып өйләрдән урамга чыга башладылар. Полицейскийлар халык күп булган урыннарда, аеруча Геройлар һәм Химиклар аллеяларында йөрүчеләрне туктатып, аларның өйдән чыгуга рөхсәте яисә эшкә алучыдан белешмә булу-булмавын тикшерделәр. Берьюлы берничә патруль эшләде. Рөхсәт документы булмаган кешеләргә аңлату эшләре алып барылды.

Хокук саклау хезмәткәрләре эшкә алучыдан алынган белешмә өйдән эшкә барып кайту өчен генә бирелүе турында искәртә, ул парк, скверлар һәм җәмәгать урыннарында йөрүгә рөхсәт бирми.

— Әлегә маскалары булмаганнар җаваплылыкка тартылмадылар. Иң мөһиме, менделеевлырга җәмәгать урыннарында ни өчен битлек куллануны һәм кешеләрнең күпләп җыелырга тиеш түгеллеген аңлату, — диләр тикшерүчеләр.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкына якындагы кибетләргә, даруханәләргә барырга рөхсәт ителә, йортта асралучы эт һәм песиләрне урамга алып чыкканда 100 метрдан да еракка барырга ярамый. Шулай ук электрон пропуск белән, иртәнге 5тән 7 сәгатькә кадәр спорт белән шөгыльләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев