Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Зебра” шоферларны туктатачак

    Фомин урамы чатында җәяүлеләр чыгу урынын төзү башланды. Бу территория иң җанлылардан санала - транспорт средстволары хәрәкәте бер генә минутка да диярлек туктап тормый, чөнки юл "Ижевск-Яр Чаллы" трассасы ягыннан шәһәргә илтә. Менделеевлылар аны көнгә берничә мәртәбә чыгарга мәҗбүр - берәүләр Фомин урамының 19 нчы йортында урнашкан службаларда эшли, икенчеләре...

    Фомин урамы чатында җәяүлеләр чыгу урынын төзү башланды.
    Бу территория иң җанлылардан санала - транспорт средстволары хәрәкәте бер генә минутка да диярлек туктап тормый, чөнки юл "Ижевск-Яр Чаллы" трассасы ягыннан шәһәргә илтә. Менделеевлылар аны көнгә берничә мәртәбә чыгарга мәҗбүр - берәүләр Фомин урамының 19 нчы йортында урнашкан службаларда эшли, икенчеләре шул оешмаларның клиентлары булып тора. Биредә җәяүлеләр өчен махсус билгеләр юк, шуңа күрә шоферлар үзләрен туктарга бурычлы дип исәпләмиләр. Ә кешеләр, еш кына хәрәкәт кимегәнен көтәргә теләмичә, юлны машиналар алдыннан ук йөгереп чыгалар, шуның белән үз тормышларын куркыныч астына куялар.
    Шул сәбәпле әлеге территорияне төзекләндерү проектын тормышка ашыру башланды. "Татнефтедор" предприятиесе подряд оешмасы булып тора. Башта эшчеләр бригадасы административ бина янында асфальт салды, аннан соң җәяүлеләр чыгу урынын әзерләүгә кереште. Ул тротуардан башлана - җирне тигезләделәр, вак таш җәйделәр. Киләсе этап - асфальт җәю һәм тротуар бордюрлары кую. Аннан соң "зебра" ясалачак, юл хәрәкәте билгеләре урнаштырылачак.
    - Ниһаять! - дип шатлана шәһәрле Гүзәл. - Биредә юл аркылы чыгуы бик куркыныч, машиналар янгынга ашыккан кебек чаба, беркемнең дә гади җәяүлеләрдә эше юк. Дөрес, аларны "зебра" туктатырмы, билгесез. Машина йөртү культурасы автосөючеләргә чит түгел дип ышанасы гына кала.
    - Шәһәрдә эшләр бер ай дәвам итә, уртача 25 кеше хезмәт куя, берничә төрле махсус техника җәлеп ителгән, - дип комментарий бирә участок начальнигы Александр Федоров. - Ушковлар урамына асфальт түшәдек, Тукай урамының 7, 8, 10 нчы йортлары подъездларына керү юлларын ясыйбыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: