Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үзеңне яратырга өйрән”

Күптән түгел Социаль яклау үзәгенең гаиләгә һәм балага ярдәм бүлеге психологы А.Яшина уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр белән шундый исемле дәрес уздырды. Наркоманияне профилактикалауга багышланган чарага чакырылган ун бала темага караган уеннарда актив катнашты, афәткә карата фикерләре белән бүлеште, биремнәр чишүдә наркомания буенча белемнәрен күрсәтте. "Яшьли өзелгән гомер", "Кайгы чит булмый" видеороликлары...

Күптән түгел Социаль яклау үзәгенең гаиләгә һәм балага ярдәм бүлеге психологы А.Яшина уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр белән шундый исемле дәрес уздырды.
Наркоманияне профилактикалауга багышланган чарага чакырылган ун бала темага караган уеннарда актив катнашты, афәткә карата фикерләре белән бүлеште, биремнәр чишүдә наркомания буенча белемнәрен күрсәтте. "Яшьли өзелгән гомер", "Кайгы чит булмый" видеороликлары буенча әңгәмә дә отышлы узды. "Икенче планеталар" күнегүләре яшүсмерләргә куркыныч шөгыльдән саклану юлларын ачты. Укучылар мондый очрашулар кирәклегенә инанып, мәгълүматка баеп таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Њзећне яратырга љйрђн”