Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зенитчы Клава

Бөек Җиңүнең 69 нчы язы килде. Аллага шөкер, сугышның нәрсә икәнен күреп белүчеләр әле исән. Аларның берсе - 10 мартта 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Бөек Ватан сугышында катнашкан Клавдия Ивановна Лыкова. Сугыш зилзиләләрен, фронтташ дусларын югалтуны кичергән Клавдия Ивановнага, җиңүчеләр буыныннан булган бик күп яшьтәшләренә кебек үк, 1945 елның 9...

Бөек Җиңүнең 69 нчы язы килде. Аллага шөкер, сугышның нәрсә икәнен күреп белүчеләр әле исән. Аларның берсе - 10 мартта 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Бөек Ватан сугышында катнашкан Клавдия Ивановна Лыкова.
Сугыш зилзиләләрен, фронтташ дусларын югалтуны кичергән Клавдия Ивановнага, җиңүчеләр буыныннан булган бик күп яшьтәшләренә кебек үк, 1945 елның 9 мае - һәрвакыт изге, иң яраткан һәм дулкынландырган көн. Бу нәфис, тыйнак һәм мөлаем ханым белән танышу 2002 елның язында, ил Бөек Җиңүнең 57 нче елын каршылаганда булды. Әлеге вакыйга сугыш ветеранының өенә баруга этәргеч бирде. Очрашу аның якташым булуы белән дә күңелдә калды. Клава Рудакованың бала чагы һәм мәктәп еллары Баулы районының Кырым-Сарай авылында үтә. Крестьян гаиләсендә алты бала үсә, тормыш аларны иркәләп тормый, колхоз басуында эшләүне бик иртә татыйлар.
- Ләкин җир-ана безне туендырды, югыйсә исән калмаган булыр идек, - дип сөйли ул.
Сугыш башлангач, 17 яшьлек Клава яу кырына сөеклесен - авылдашы Иван Лыковны озата. Ә 1943 елның 22 июнендә якташлары 15 яшь кызны фронтка җибәрәләр. Алар арасында иң яше Клава - шаян, тормышны яратучы, кыяфәте белән үсмергә ошаган кыз. Повестка алгач, шатлана, чөнки элек авылдан беркая да чыкканы булмый. Хушлашу җырын ишеткәч кенә, калган авылдашлары кебек, күз яшьләрен тыя алмый. Исән кайтырлар микән? Зенитчылар өчен хәрби курслар бик тиз тәмамлана. Саклауның беренче объекты Казанда дары заводы була. Тугыз айдан соң зенитчыларны Көнбатыш Украинага җибәрәләр. Ике якташлары бомбага тотылуда һәлак була, җиңүдән соң 13 кыз гына кайта. Аларның зенит-артиллерия полкы икенче Белоруссия фронты составында бер елдан артык Припять елгасы аша стратегик билгеләнештәге күперне саклый. Бу гади булмаган бурычны - диверсияләргә юл куймауны - алар намус белән үтиләр. Белоруссияне фашистлардан азат итеп, Польшага кадәр баралар. Шул ук фронтта Ваня Лыков та зенитчы булып хезмәт итә, полк составында Берлинга кадәр барып җитә. Яшьләр арасында ялкынлы хатлар йөри. Клавдия туган ягына 1945 елның 5 августында кайта, Иван - 1946 ның маенда. Очрашулары тыйнак туй белән тәмамлана.
Еллар уза. Биш бала үсеп, төрле якларга таралыша. Гаилә 1971 елдан Менделеевскида яши - экскаваторчы Иван Фёдоровичны бирегә эшкә күчерәләр. Клавдия Ивановна пенсиягә кадәр мәктәп-интернатта төнге няня булып хезмәт куя. 2000 елда фронтовик ирен җирли, яраткан кызы Антониданы катлаулы авыру алып китә, улы Анатолий фаҗигале һәлак була, тагын бер улы Александр да бакыйлыкка күчә. Кызлары Тамара һәм Наталья, җиде оныгы, алты оныкчыгы әниләренең өлешенә тигән кайгы-хәсрәтләрне җиңеләйтергә булышалар. Клава ханым сынауларны күп үтә шул. Авылда яшәгәндә зур янгын чыга. Ут 19 йортны юк итә. Лыковлар йорт-җирсез генә түгел, документларсыз, шул исәптән хәрби кенәгәсез дә калалар. Мәскәүгә хәрби архивка мөрәҗәгать итәргә туры килә, аннан тиешле дәлилләр һәм копияләр алына. Ун ел элек Клавдия Ивановнаның күзләре сукырая.
- Шулай да мин тормышыма рәнҗемим. Картлыгым тыныч, якыннарым кайгырта, алар минем күзләрем дә. Җиңүнең юбилеен да каршылыйсы килә - ул минем өчен иң якты бәйрәм, - ди әңгәмәдәшем.
Сугыш - безнең фронтовикларның тормышында беркайчан да онытылмаслык чор. Клавдия Ивановна да фронт юллары, сугышчан дуслары турында хатирәләр белән яши. Зенитчы Клава Ватан каршындагы фидакарьлекләре өчен "Белоруссияне азат иткән өчен" медале, Ватан сугышы ордены, юбилей һәм истәлек медальләре белән бүләкләнгән.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ќићњнећ 69 нчы

2
X