Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Әзербайҗанча Нәүрүз

    С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шәһәр һәм район территориясендә яшәүче әзербайҗанлылар, узган елдагы кебек, Нәүрүз бәйрәмен тантаналы билгеләп уздылар. Анда Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән кунаклар килде. Язгы бәйрәмне төрки һәм фарсы халыклары бәйрәм итә. Нәүрүз - яңа көн дигәнне аңлата. 21-22 мартта уза торган бәйрәм яз килү,...

    С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шәһәр һәм район территориясендә яшәүче әзербайҗанлылар, узган елдагы кебек, Нәүрүз бәйрәмен тантаналы билгеләп уздылар. Анда Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән кунаклар килде.

    Язгы бәйрәмне төрки һәм фарсы халыклары бәйрәм итә. Нәүрүз - яңа көн дигәнне аңлата. 21-22 мартта уза торган бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләре башлану белән бәйле. Ул - табигатьнең яңару чорын билгеләү дә, шуңа да милли ризыклар белән ямь-яшел булып үсеп килгән бодай чараның атрибуты булды.
    "ТР Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе" региональ иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлеге вәкилләрен район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде, районда төрле милләт халыкларының бердәм, дус һәм тату яшәүләрен билгеләде, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләде.
    Котлауларның рәсми өлешен мәдәният идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Екатерина Шиһапова, Халыклар дуслыгы йорты һәм Гассар исемендәге мәдәният сарае директорлары Фирүзә Габдрахманова һәм Радик Ахунҗанов дәвам итте.
    Шәһәрнең татар, рус, мари, удмурт һәм башка милли-мәдәни автономияләре вәкилләренең тәбрикләве музыкаль чыгышлар белән бизәлде. Самара әзербайҗан ансамбле кичә дәвамында моңлы җырлары белән чараны ямьләндерде. Менделеевскиның Әзербайҗан автономиясе рәисе Орудж Гасанов бәйрәмне үткәрүгә йогынты ясаган район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: