Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Журналистлар аллеясы утыртылды

    Узган җомгада "Менделеевск" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре журналистлар аллеясы булдырдылар. О.Смолькова - Шәһәрне яшелләндерүгә исемле өлеш кертү идеясе күптәннән бар иде, - ди баш мөхәррир Лариса Кривилёва, - агачларны үзәк бинасы янында утырттык, үсентеләр һәрвакыт тәрбияле булачак. Консультант сыйфатында яшелләндерү өлкәсендә зур тәҗрибәле белгеч Роза Хәлиловна Йосыпованы чакырдык. Аның ярдәмендә булачак...

    Узган җомгада "Менделеевск" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре журналистлар аллеясы булдырдылар.
    О.Смолькова
    - Шәһәрне яшелләндерүгә исемле өлеш кертү идеясе күптәннән бар иде, - ди баш мөхәррир Лариса Кривилёва, - агачларны үзәк бинасы янында утырттык, үсентеләр һәрвакыт тәрбияле булачак.
    Консультант сыйфатында яшелләндерү өлкәсендә зур тәҗрибәле белгеч Роза Хәлиловна Йосыпованы чакырдык. Аның ярдәмендә булачак аллеяның схемасын ачыкладык, туфрак әзерләдек.
    Роза Хәлиловна, түзмәде, үзе дә көрәккә тотынды. Дөресен генә әйткәндә, ул казыган чокырлар безнекеннән аерылды - тәҗрибә үзен сиздерә!
    Мәгълүмат үзәге янындагы участок җитәрлек дәрәҗә яшел, ләкин биредә үсүче агачлар карт. Шуңа күрә безнең үсентеләр корып баручы каеннарга һәм топольләргә законлы алмаш булып киләчәк. Утырту материалы сайлаганда чия һәм слива куакларына һәм ярымкуак булып саналучы миләшкә өстенлек бирдек. Әгәр аларны технология буенча кисеп, ябалдашын формалаштырсаң, кыяфәтләре матур булачак.
    Яшел өмә безнең хезмәткәр Андрей Черняевның туган көне белән тәңгәл килде. Истәлекле датада исемле агач утыртудан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин?
    Бу көнне без барлыгы. 25 үсенте утырттык - үз участокларыбыздан һәм урманчылык тәкъдим иткәнне.
    Башкарылган эш әлегә башы гына. Иң мөһиме - үсентеләрнең алынып китүе, ә кызыклы идеяләр бездә күп!
    Автор фотосы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: