Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзизоляция вакытында менделеевлылар махсус пропусклар буенча хәрәкәт итә

Татарстанның Министрлар кабинеты үзизоляция вакытында өйдән чыгып йөрү тәртибен раслады.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында шәхси автомобильдә барганда менделеевлылар махсус пропуск кулланалар.

Әлеге система гамәлдә ничек башкарыла, шәһәрле Равил Маликов тикшерде.
«Безгә хатыным белән әни янына барырга, аңа продуктлар һәм дарулар илтергә кирәк иде», — ди ул. — «Күрсәтмәдә аңлатылганча, 2590 номерына заявка юлладым. Аннан соң шәхси теркәлү номерын алдым һәм максатымны белдереп кабат әлеге номерга смс яздым. Нинди максат белән баруны тулысынча язарга кирәкми, безнең очракта — 8 номеры җитә. Рөхсәт алдык, әмма вакыт буенча чикләүләр бар — безгә ике сәгать вакыт бирелде».

Ир-атның Менделеевскидан чыкканда һәм Яр Чаллыга кергәндә документларын һәм махсус пропускын тикшерделәр. Хокук тәртибен саклаучыларны перчаткалар һәм битлекләр булуы да кызыксындырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев