Зөлфия әби Әбделхакова: “Йөз яшьлек юбилеема да килегез”
Озын гомерле юбилярларны котлау, аларга Россия, Татарстан Президентларыннан исемле открыткалар, шәһәр җитәкчелегеннән котлау адресы, истәлекле бүләк тапшыру традициягә әверелде. Шушы көннәрдә Тын Тауда яшәүче Зөлфия Әбделхаковна Әбделхакова авылча зәвык белән бизәлгән йортында күпсанлы кунаклар кабул итте. Туксан яше тулган тыл ветеранын район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, чәчәк һәм бүләкләр...
Озын гомерле юбилярларны котлау, аларга Россия, Татарстан Президентларыннан исемле открыткалар, шәһәр җитәкчелегеннән котлау адресы, истәлекле бүләк тапшыру традициягә әверелде.
Шушы көннәрдә Тын Тауда яшәүче Зөлфия Әбделхаковна Әбделхакова авылча зәвык белән бизәлгән йортында күпсанлы кунаклар кабул итте. Туксан яше тулган тыл ветеранын район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, чәчәк һәм бүләкләр тапшырды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, тәбрикләүләргә кушылып, изге теләкләр җиткерделәр.
Унынчы дистәсен ваклаган көләч йөзле, көр күңелле, шук сүзле Зөлфия Әбделхаковна кунакларны алдагы юбилей очрашуына да чакырды.
- Безнең чор балалары иркә тормышта үсмәде. Әти-әнием - Ульян өлкәсе мишәрләре, Бондюгка 1932 елда килеп урнашалар. Матур табигатьле Кама буенда яшәдек. Әти, балта остасы буларак, гаиләне хезмәт куеп тәэмин итте, - дип балачагын искә төшерә юбиляр.
1942 елда фронтка киткән Әбделхак абый биш баласы, хатыны Мәсрүрә белән мәңгегә саубуллашуын белми әле. Бер ел сирәк кенә булса да солдат хатлары килеп тора. Соңгысы - "похоронка" дигәне гаилә башлыгының Курск дугасында һәлак булуын белдерә.
- Ул елларда ил халкының авыр язмышын без дә тарттык. Шөкер, сынмадык, ныгыдык, чыныктык кына. Ризыгыбыз черек бәрәңге, урман байлыгы булды. Аптырыйм: ачлы-туклы яшәсәк тә, авырмадык, - дип өсти Зөлфия әби.
Әңгәмәгә кушылган сеңлесе Сания апа:
- Гаиләдә иң өлкән Зөлфия тормыш авырлыгын күп татыды, тырышып 7 нче сыйныфны укып чыкты. Ул безнең "ут борчасы" - үзе дә тиктормас, безгә дә тынгылык бирми иде. Әле дә һәркемгә "боерыклар" чәчә, ялкау-җебекләрне сөйми, - дип сөйли.
Зөлфия Әбделхаковна 18 яшендә Александрга кияүгә чыга. Һөнәре буенча тракторчы нефть чыгару өлкәсендә хезмәт куя. Юбиляр 30 елдан артык елга портында, тегермәндә, икмәк пешерү заводында эшли, коммуналь хуҗалык предприятиесеннән лаеклы ялга чыга.
Өлкән кызлары Нурия Алабугада яши, лаеклы ялда. Әбделхаковлар мәңге онытылмаслык кайгы кичерәләр - кече кызлары Люция, сигез айлык сабыен ятим калдырып, иртә дөнья куя. Хәзер оныгы Альберт тормыш иптәше Фаина белән әбисен кадерләп тәрбияли.
- Картлыгым бәхетле булганга сөенеп туя алмыйм. Бала баккандай күңелемне күрәләр. Сеңлем Сания дә шушы урамда яши, ул да хәлемне белеп тора, - дип рәхмәтләрен җиткерә ветеран.
Альберт белән Фаина тормыш сөючән, көр күңелле, хәзер дә кул кушырып утырырга яратмаган әбиләре турында сөйлиләр:
- Уңайлы фатирында берничә көн генә торды. Җирдән ераклашсам, тыным кысыла, мичемне ягып, чишмә суы эчеп, Кама буен күзәтеп яшисем килә. Тир түгеп төзегән йортымны буш итмим, дип, әбиебез кире Тын Тауга китте.
Зөлфия Әбделхаковна үзенә ихтирам, игътибар күрсәткән һәркемгә рәхмәтләрен укып, киләчәктә дә очрашуга ышаныч белдереп, безнең белән саубуллашты.
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 10:47Менделеевлылар шәһәр клумбаларыннан чәчәкләр урланудан зарланалар Тәртип бозучылар ачыкланачак.6100
-
26 май 2022 - 08:21Ә сездә көтү чыгамы? Озын кышны ябык абзарда коры печән күшәп үткәргән малкайлар язгы кояшка сөенә, көтү җитә бит5900
-
25 май 2022 - 16:27Зирәк яшьтәге менделеевлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен Спорт сараенда «Өченче яшь» республика спартакиадасының муниципаль этабы узды7300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5700
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.12900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.12700
-
26 май 2022 - 15:20Менделеевскида виртуаль концертлар залы ачылдыТатарстанда мондый концерт заллар бер дистә генә.7000
-
26 май 2022 - 09:31Балалар куркынычсызлыгы беренче урындаТөп бурыч − объектка ятлар кермәүне тәэмин итү5600
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә Масштаблы тантаналар 27 майда узачак.13000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар 2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.12400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика