Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур авылда хат ташучы юк

Редакциягә Ижёвкада яшәүче II төркем инвалид Фалих Каюмов мөрәҗәгать итте. - Безнең зур авылда хат ташучы юк, - диде ул. - Почта бүлекчәсе бикле, халык газета-журналлар, пенсия ала алмый. Ф.Каюмовны шулай ук хуҗасыз этләр проблемасы да борчый. - Алар күпкатлы йортлар янында өерләре белән йөриләр, - дип дәвам итә безнең...

Редакциягә Ижёвкада яшәүче II төркем инвалид Фалих Каюмов мөрәҗәгать итте.
- Безнең зур авылда хат ташучы юк, - диде ул. - Почта бүлекчәсе бикле, халык газета-журналлар, пенсия ала алмый.
Ф.Каюмовны шулай ук хуҗасыз этләр проблемасы да борчый.

- Алар күпкатлы йортлар янында өерләре белән йөриләр, - дип дәвам итә безнең укучыбыз. - Кайберәүләр кызганып ашаталар. Ә этләр агрессив, кешеләрне тешләү, йорт кош-кортларына һөҗүм итү очраклары булды. Аларны атуны яки тотуны оештырып булмый микәнни?
Битараф булмаган салалы тагын бер мәсьәләне яңгыратты:
- Күптән түгел Ижёвкада давыл булды, аннан берничә хуҗалык зыян күрде. Җил балалар бакчасы бинасының түбәсенә дә зыян китерде. Ремонт белән беркем дә шөгыльләнми, балалар бакчага йөрүләрен дәвам итә, аларны запас чыгу юлыннан үткәрәләр. Ә куркынычсызлык мәсьәләсе ничек?
Авторның хатын без район башкарма комитетына юлладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ижевка укучыгазета

2
X