Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Зур мәхәббәтнең сүнмәс учагы

    Җиңү юбилее алдыннан типография ветераны Наилә Гафарова дәһшәтле сугыш елларында балаларның ниләр кичергәне турында сөйли. Ә мин әтиемне искә алам Наилә Рәхмәтулловнаның гомер юлы Бондюг төбәге һәм аның кешеләре белән бәйле. - Мин Менделеевскины яратам, тормыш иптәшемне дә биредә очраттым, аның белән ике ул үстердек. Әмма даими күченеп йөрү белән...

    Җиңү юбилее алдыннан типография ветераны Наилә Гафарова дәһшәтле сугыш елларында балаларның ниләр кичергәне турында сөйли.
    Ә мин әтиемне искә алам

    Наилә Рәхмәтулловнаның гомер юлы Бондюг төбәге һәм аның кешеләре белән бәйле.
    - Мин Менделеевскины яратам, тормыш иптәшемне дә биредә очраттым, аның белән ике ул үстердек. Әмма даими күченеп йөрү белән бәйле балачагым гарнизоннарда үтте. Сугыш башланганда әтием Тираспольдә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә иде. Миңа алты яшь кенә булса да, безнең белән хушлашканда әниемә әйткән сүзләрен хәтерлим: "Моннан беркайда да китмәгез, сугыш озак булмас". Безне кочып үпте һәм Смоленск ягына юл алды. Аның белән кабат күрешмәдек. Дусты әтиемнең һәлак булуы турында хәбәр иткәч, әнием төн буе елады. Бомбага тотулар башланды, бик куркыныч иде. Әле дә хәтерлим, күрше апа кибеткә азык-төлек алырга киткән җиреннән кайтмады. Сәүдә залына бомба эләккән. Хәрби хезмәткәр гаиләсе буларак безгә эвакуацияләнүче завод җиһазлары төялгән эшелон вагоныннан урын бирделәр. Составны безнең самолётлар озата барды. Аның өстендә дошман самолётлары күренүгә, паника башлана, поезд тизлеген киметә. Күпләр, тукталышны да көтмичә, сикерәләр, чокырлар, куаклар арасына яшеренәләр. Һәр һөҗүмнән соң пассажирлар саны кими барды. Ыгы-зыгыда кызын югалткан күрше хатынының илереп елаганын хәтерлим. Әнием энем белән икебезне Башкортстанга җиткәнче үзеннән бер адымга да җибәрмәде. Мин бердәнбер иске фотосурәттә яраткан әтиемнең йөзен игътибар белән күзәтергә яратам. Истәлеге генә калды... Әнием исән чагында авылга Украинадан чибәр хәрби килеп, аны үзе белән алып китүе турында сөйләде. Әтием хезмәте буенча кайда гына булмаган, хәтта Мәскәүдә киңәшмәдә Сталин ставкасында да.
    Икмәк яна!
    - Сугыш кеше күңелен көйдерде, ул дәһшәтле еллар, бала гына булсам да, беркайчан да хәтердән чыкмый, - дип дәвам итә, күз яшьләрен сөртеп, Наилә апа. - Еш кына күз алдына бер үк күренеш килә. Эшелоныбыз бик акрын бара: әле бомбага тоталар, әле юлны ремонтлыйлар, әле соңгы вагонга снаряд төшү кебек фаҗига. Кычкырыш, ыңгырашу, елашу, сөрем, төтен... Әнием безне бу куркыныч күренештән саклап калырга тырышты, ләкин булдыра алмады. Ач килеш барабыз һәм кинәт поезд ниндидер станция янында тормозга баса. Ишетәбез: "Икмәк яна, икмәк яна!!!" Башаклары чайкалучы бодай басуы яна. Состав артыннан әнием дә йөгерде. Поезд көтмәгәндә кузгалды, әнием утырырга өлгермәде. Без елый башладык. Йөрәгебезгә якын сөремгә буялган йөзне һәм өлгергән тәмле бөртекләр салынган учларны күргәнче еладык. Кабат әтиемнең ярдәм итүе ачыкланды. Станция буенча дежурный әнине хәрби хезмәткәр хатыны буларак икенче поездга утырткан.
    Ул безне куып җитте һәм Башкортстанга кадәр башка тәвәккәлләмәде.
    Ач, ләкин бәхетле еллар
    - Һәм, ниһаять, юл газаплары тәмамланды. Алардан соң тыныч Башкортстан безгә җирдәге оҗмах кебек тоелды. Башта Уфада яшәр урын булмады, бүлмә уртасында тимер мич торган ташландык йортка урнаштык. Ашарга бәрәңге генә, аны кисәкләргә бүләбез һәм яна торган мичкә ябыштырабыз. Тәмле! Кәҗәләр сатып алгач, яхшырак яши башладык. Аларны өйдә тота идек, алар белән күңелле һәм җылырак. Әнием тәүлек буена эшләде: көндез ашау пешерә, төнлә колхоз атларын көтә. Мин өч ел мәктәптә укыдым. Кышкы бик салкын көннәрдә бала-чага өйдән чыкмады диярлек. Дәресләрне чыра яктысында әзерләдек, кара савытлары катмасын өчен култык астында сакладык. Сугыштан соң ачлык булды, әмма, ничә еллар үтсә дә, ул чорда күргәннәр хәтердән җуелмый.
    Басмачы булам
    Җидееллык мәктәпне тәмамлап, Наилә Уфага полиграфия училищесына керә. Русча белмәгән кызга һөнәрнең нечкәлекләренә төшенү кыен була, аңа туганының улы ярдәм итә. Өч елдан соң яшь белгечтән: "Эшкә кайда китәсең?" - дип сорыйлар. "Татарстанга, әбиемнең туган ягына", - дигән карарга килә ул. Казанда комиссия Наилә Рәхмәтулловнаны Бондюгка билгели. Шулай итеп, ул 1956 елда химикларның зур булмаган шәһәрендә төпләнә. Боерык буенча химия заводына килгән кызлар белән Советская урамындагы тулай торакта яши. Эштән соң кичке мәктәпкә, клубка, кинога, танцыга йөри. Шунда нәфис гәүдәле, кара күзле Наиләгә Җиһангәрәйнең күзе төшә. Кызлар "Коммуна" кинотеатрына әзерләнгән бер кичтә гашыйк кияү егете кодалап килә.
    - Тиз генә чемоданымны җыйдым да каршыдагы өйгә күчендем, - дип көлә әңгәмәдәшем. - Ул вакытта гадәти булган тыйнак туй мәҗлесе ясап, 1960 елда беренче улыбыз Әсхәт тугач, кайнанамның катгый таләбе буенча никахлаштык. Ике елдан соң Рифкат дөньяга килде. Хәзергәчә шул өйдә һәм фатирда яшибез. Әгәр исән булсак, Аллаһ боерса, 8 ноябрьдә бергә яшәвебезнең 55 еллыгын билгеләп үтәбез.
    Газетага тугрылыклы
    Наилә Рәхмәтулловна - газетаның чордашы. 1 февральдә 79 яшен тутырды, Җиһангәрәй ага 87 нче яшендә. Дүрт оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар. Олы мәхәббәтнең сүнмәс учагы Гафаровлар гаиләсен әле дә җылытып тора. Алар уллары, киленнәре, оныклары, күпсанлы дуслары һәм коллегаларының игътибарыннан читтә түгел.
    - Дөрес, элеккеге коллегаларым акрынлап китәләр, газета басучылар рәте сирәгәя. Рәйсә Балобанова, Наилә һәм Асия Садыйковалар арабызда юк инде.
    Наилә Рәхмәтулловна полиграфиягә 40 ел гомерен багышлый (1993 елдан лаеклы ялда). Басу машинасын кул белән әйләндерү чорында хезмәт куя. Яңа җиһазда да бераз эшләп ала. "Бондюг эшчесе", "Стахановчы", "Октябрь байрагы" - район газетасының исеме үзгәреп тора. Әмма язмабыз герое сүзләренчә, газета аның тормышында ышанычлы юлдаш булып кала. Бүгенге көнгә кадәр ул безнең тугрылыклы укучыбыз.
    Редакциядә һәм типографиядә төрле елларда Вера Чигвинцева, Егор Уткин, Нина Шишова һ.б.лар эшләгән. Наилә Гафарова чынлыкта журналистиканың авыр хезмәт булуын белә. Нагрузкага бар кеше дә түзми, башкалардан аермалы булган шәхесләр генә эшләвен дәвам итә, газетага тугрылыклы булып кала. Аларны беләләр, аларның язмаларын укыйлар. Аларны искә алалар.
    Роза шәрәфиева язып алды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: