Зәйнәп ханымның бәхет агачы
Безнең язмабыз герое Зәйнәп Гыйззәтуллина - иҗади шәхес. Аның кулында йөзләгән кечкенә сәйләннәр искиткеч агачларга, төрле төстәге җепләр бәйләнгән көнбагыш, шәл, пледларга әверелә. Һәр эшләнмәнең үз тарихы. - Тормыш юнәлешләрен әти-әнием бирде, - дип сөйли ул. - Әтием Хәбибулла һәвәскәр бакчачы иде. Бакчабыз һәрвакыт мул уңышы белән дан тотты. Әти...
Безнең язмабыз герое Зәйнәп Гыйззәтуллина - иҗади шәхес. Аның кулында йөзләгән кечкенә сәйләннәр искиткеч агачларга, төрле төстәге җепләр бәйләнгән көнбагыш, шәл, пледларга әверелә. Һәр эшләнмәнең үз тарихы.
- Тормыш юнәлешләрен әти-әнием бирде, - дип сөйли ул. - Әтием Хәбибулла һәвәскәр бакчачы иде. Бакчабыз һәрвакыт мул уңышы белән дан тотты. Әти метеорологик күзәтүләр көндәлеге алып барды, халык сынамышларын исәпкә алды. Мәсәлән, ул болай дип әйтә: "Чыршы күркәсе күренде, кыяр утыртырга вакыт". Сынамыш үзен аклый, кыярны туйганчы ашыйбыз, туганнарга, дусларга өләшәбез, тозлыйбыз, хәтта малга бирәбез. Ә әнием Тәгъзимә - бәйләү остасы. Мине гади әйберләргә - энә һәм элмәк белән дөрес эшләргә, катлаулы булмаган бизәкләргә өйрәтте.
Зәйнәп мәктәпне тәмамлаганнан соң пешекче һөнәрен үзләштерә. Яшьлеге һәм романтика аны төзелүче Менделеевскига алып килә. Биредә мәхәббәтен очрата, кияүгә чыга, уллары туа.
- Ул тормыш сөючән, мөлаем иде, киләчәккә планнар төзеде, - дип күз яшьләре белән дәвам итә әңгәмәдәшем. - Ләкин язмыш башкача хәл итте: мәкерле авыру улымны тартып алды... Ничек кичердемме? Больницаларда: кан басымы уйнаулар, укол, системалар, хирургик операцияләр, депрессия...
Әмма Зәйнәп ханым алга таба яшәргә үзендә көч таба. Менә шул вакытта бәйләү дә, бакчачылык та ярдәм итә.
- Кул эшләре турында журналлар алдырдым, гади әйберләрдән башладым. Осталыгымны даими камилләштердем. Башта үзем өчен, туганнарыма, дусларыма бүләккә бәйләдем, соңрак сатуга да.
Аның эшләнмәләренә карап гаҗәпләнәсең: һәр әйбер кабатланмас, төсләргә, бизәкләргә бай. Караватта челтәрле бәйләмле плед, урындыкларда япма-көнбагышлар. Үзенчәлекле орнаментлы өй тапочкалары туганнарына 8 Март бүләгенә әзерләнгән.
Хуҗабикә безне маринадланган җирән гөмбә, болгар борычыннан салат һәм кабарып пешкән сумса белән сыйлый.
- Пешеренергә яратам, - ди ул. - Минем "фирмалы" ризыкларым - үзенчәлекле рецепт буенча солянка, каз итеннән өчпочмак, үзбәк сумсасы. Дача участогыбыз бар, әтиемнең көндәлеге буенча утыртам, хәзер аны үзем алып барам. Компот, кайнатма, салатлар ясыйм. Ирем Юра балыкчы.
Зәйнәп Гыйззәтуллинаның зәвыклы фатирында бүлмә гөлләренә күп урын бирелгән. Үсемлекләргә дизайнерча якын килү сизелә. Әңгәмәдә ачыкланганча, алар дәвалау максатында да үстерелә икән. Мәсәлән, монстера баш авыртуын бетерә, лимон яфракларының исе рух күтәренкелеге бирә, югары кан басымын төшерә.
Ә күптән түгел оста тагын бер шөгыль - сәйлән үрүне үзләштергән. Һәм ул гаҗәеп агачлар, куак, чәчәкләр ясый.
- Ярдәмгә компьютер килде, - дип бүлешә Зәйнәп Хәбибулловна. - Нечкәлекләрен үзем өйрәндем, тарафдарлар таптым, социаль челтәрдә аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз.
Барбарис, лаванда, сакура, сирень, инь-янь, бонсай, алмагач... Һәр эше соклануга лаек, зәвыклы, кабатланмас.
- Ә бәхет агачы ясап караганыгыз юкмы? - дип сорыйм.
- Ул миндә бар инде, - ди Зәйнәп ханым. - Мәкальдә әйтелгәнчә: "Бер агач үзендә күп ботаклар тота". Бәхет агачының ябалдашы астында яраткан ирем белән яшим, туганнарым, дусларым белән аралашам, кул эшләре белән шөгыльләнәм, һәр көнгә шатланам.
Рәхилә Мирзаянова
Автор фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13500
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11000
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10100
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10400
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика