2 нче мәктәптә профилактик әңгәмә үткәрелде
Россия ЭЭМ район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБИ бүлекчәсе начальниклары Константин Алгутов һәм Мәликә Халикулова 5-6 сыйныфлар укучыларына юлларда, җәмәгать транспортында, автомобильдә барганда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту өчен укучылар «Сакла» интернет-порталыннан «Исәнме, мәктәп!» видеодәресен карадылар.
Шулай ук укучыларга тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртергә кирәклеге турында әйтелде. Ахырда барлык катнашучыларга яктылыкны кире кайтаручы брелоклар һәм белешмәлекләр өләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев