Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

21 бала автомобиль астына керде

“Игътибар, балалар!” киң масштаблы акциясенең икенче этабы дәвам итә.

Ул юл йөрү кагыйдәсен бозуны кисәтүгә, юлларда тәртип булдыру турында балаларның дөрес күзаллавын формалаштыруга, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагып йөрү мөһимлегенә юнәлдерелгән. Юлларда балаларның куркынычсызлыгына килгәндә, ул элеккечә тотрыксыз булып кала бирә. Бу турыда кайгылы статистика күрсәтә. Ел башыннан республикада автомобиль тәгәрмәче астына 21 җәяүле бала эләгә. Шул ук вакытта агымдагы елда Татарстанда тугыз бала һәлак булды: биш авто пассажиры, берсе скутерчы һәм өч җәяүле. Яшь җәяүлеләрнең үлемен берләштергән нәрсә, ул да булса транспорт хәлләре барышында аларның ата-ана күзәтүеннән читтә һәм транспорт йөртүчеләр алдына көтелмәгәндә пәйда булулары. 


Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен төрле чаралар күрә. 


– Агымдагы елда яшь җәяүлеләрне бәрдерүләр булмаган, юлларда бер бала да зыян күрмәгән, – дип аңлатма бирде районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Игорь Башаров юл хәлләренә аңлатма биреп. – Бу мәгариф учреждениеләре, массакүләм матбугат чаралары белән үзара актив эшчәнлек алып бару һәм төрле профилактик чаралар күрүнең нәтиҗәсе. Мондый чараларның берсе яктылыкны кире кайтаручы элементлар тарату белән “Билгеле бул!” акцияләре. Аларның укучылар киемнәрендә булуы транспорт йөртүчеләргә тәүлекнең караңгы вакытында 45тән 250 метрга кадәр җәяүлене күрү мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев