Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

«Бала — мөһим пассажир» акциясе

Язгы каникул чорында Менделеевскида транспортта барганда юл йөрү кагыйдәләрен ачыклау максатыннан шундый исемдә профилактик чаралар үткәрелде.

7 нче «Алтын балык» балалар бакчасы һәм Г. Тукай урамы буенча «Пятерочка» сәүдә үзәге тукталышы янында Дәүләт автоинспекциясенең ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Айрат Гасыймов һәм Россия ЭЭМ район буенча юл-патруль службасы инспекторы, полиция капитаны Константин Недорезов, районда «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ начальнигы Флюра Гыймаева «Бала — мөһим пассажир» акциясен үткәрделәр. Алар автомобильләрдә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче җайланмаларның кулланылуын тикшерделәр. Шулай ук ата-аналарга тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртү кирәклеген искә төшерделәр. «Транспорт йөртүчеләр өчен памятка», «Яктылыкны кире кайтаручы элементлар буенча памятка», «ата-аналар өчен памятка» исемле памяткалар һәм «Өлкәннәр, минем тормышым сезнең кулларда» наклейкаларын өләштеләр.

Районның Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм уяу булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

Фото Ф. Гыймаева архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев