Балалар бары тик автокәнәфиләрдә
2сеннән 30 июльгә кадәр районда «Бала — мөһим пассажир!» исемле махсус акция үткәрелә.
Ул балаларны транспортта дөрес йөртүгә юнәлдерелгән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәр алгы утыргычта барганда, 7 яшькә кадәр арткы утыргычта барганда балаларны тотып калучы җайланмалар кулланылырга тиешлеген белдерә. 12 яшьтән зуррак балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиешләр.
Быелның беренче яртыеллыгында шәһәрдә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер-юл транспорт хәле теркәлде, аларда ике бала тән җәрәхәтләре алды.
ЭЭМ район буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны транспортта йөрткәндә кагыйдә бозу очракларын кисәттеләр. Бу уңайдан Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 3 өлеше 12.23маддәсе нигезендә 3 мең сум күләмендә штраф каралган. Быелның беренче яртыеллыгында районда әлеге маддә буенча 36 эш ачылган.
Белгечләр фикеренчә, юл-транспорт очракларында тотып калу җайланмалары балаларның имгәнүләрен һәм үлем очракларын булдырмауда нәтиҗәле чара булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау мәгълүматлары буенча, балалар канәфиләрен дөрес итеп урнаштырганда һәм кулланганда хәвеф-хәтәр, үлем очраклары сизелерлек кими. Якынча 70%ка кадәр – кече яшьтәгеләрдә һәм 54 – 80 % – бер яшьтән дүрт яшькә кадәрге балаларда.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекцисе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев