Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Балалар иминлеген кайгыртып

«Игътибар, балалар!» оператив-профилактик чарасы кысаларында 1 нче мәктәптә район «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» Дәүләт бюджет идарәсе бүлекчәсе начальнигы Мәликә Халикулова «Җәй айларында, каникул чорында балаларның куркынычсыз тәртибе» темасына әңгәмә үткәрде.

Очрашуның максаты: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, велосәпидтә, самокатта, роликларда йөргәндә иминлек турында онытмаска кирәклеген искә төшерү. Балалар интернет-порталдан «Сакла» — «уеннар өчен урын» мультфильмын карадылар. Алар шулай ук автомобильдә һәм җәмәгать транспортында барганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртергә кирәклеге турында күп мәгълүмат белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев