Бергәләп – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен
2 нче “Әкият” мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә IV “Тылсымлы зебра” район яшь юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләрнең интеллектуаль бәйге-фестивале узды.
Чара район мәгариф Идарәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет идарәсенең профилактика бүлеге, “Әкият” хакимияте йогынтысы белән узды.
Бәйгедә сигез мәктәпкәчә учреждениедән тәрбиячеләр һәм аларның остазлары катнашты. Мәгариф идарәсе начальнигының мәктәпкәчә мәгариф буенча тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвера Миниголова сүзләренчә, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү елдан-ел актуаль була бара, чөнки юлларда транспорт агымы артканнан-арта.
– Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен балаларга кече яшьтән үк юлларда куркынычсызлык тәртибенә өйрәтергә кирәк, – дип белдерде Эльвера Әнгәмовна.
Конкурс программасында юл йөрү кагыйдәләрен белүдә дүрт станция буенча сәяхәт каралды. Шулай ук “Бергәләп – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” бәйгесенең фестиваль өлеше һәм “Объективта куркыныч” биремен үтәргә кирәк булды. Барлык катнашучылар да биремнәрне төгәл үтәделәр.
Нәтиҗәдә, беренче урынны 2 нче һәм 10 нчы мәктәпкәчә учреждениеләр бүлеште. Икенче урынны 6 нчы “Алёнушка” балалар бакчасы яулады, өченчедә – 11 нче “Балачак планетасы”.
Җиңүчеләр һәм катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Ахырда районның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дүләт бюджет идарәсе бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм җәяүлеләргә юлларда юл йөрү кагыйдәләрен камил белергә һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөретергә кирәклеген искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев