Бәзәкә җәяүлеләренә фонариклар бүләк иттеләр
ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Айрат Гасыймов, район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева Бәзәкә мәктәбе юидчылар отряды белән берлектә «Билгеле бул» акциясен үткәрделәр.
Алар узып баручыларга киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртергә кирәклеген әйттеләр. Җәяүлеләр бүләккә тематик памяткалар һәм фонарьләр алдылар.
− Без автоюлларга якын урнашкан халык арасында юл хәрәкәте иминлеге турында аңлату эшләре алып барабыз, − дип хәбәр итте Ф. Гыймаева. – Зур тизлек белән барганда транспорт йөртүче кара киемдә барган кешене шәйләмәскә мөмкин, аеруча һава шартлары начар булганда. Иң яхшысы үзеңнең имнлегең турында алдан кайгырту − фликер куллану һәм үзегез белән фонарик йөртү.
Фото район Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев