Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр
Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.
Чара балаларны юлларда куркынычсызлык тәртип кагыйдәләре буенча профилактик эшләр проблемаларына җәлеп итүгә, ЮИД отрядлары эшчәнлеген популярлаштыруга, Россия Федерациясенең яшь гражданнарын патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелде.
ЮИД отряды чыгышы яшь юл инспекторлары тарихына, ЮИД эшчәнлеге турында мәгълүматка, юлларда иминлекне тәэмин итүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга багышланды.
Барлык чаралар да балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча мәктәп эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.
Чара ахырында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБИның район бүлекчәсе начальнигы Мәликә Халикулова һәм ЮХИДИ бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Айрат Гасимов укучыларга юлларда юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртү кирәклеге турында сөйләделәр. Алар юлларда балаларның иминлегн тәэмин итү буенча актив эш алып баручыларга Рәхмәт хаты тапшырдылар, шулай ук ЮИД отрядына яңа парад формасын бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев