Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

«Игътибар, балалар!» профилактик чарасы узды

Җәйнең беренче көнендә 16дан 18 сәгатькә кадәр 2 нче «Әкият» балалар бакчасы алдындагы тукталышта һәм Геройлар аллеясында ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Илгиз Зәйниев акция үткәрде.

Әлеге чара Балаларны яклау көне һәм «Игътибар, балалар!» профилактик чарасының беренче этабы уңаеннан оештырылды. Ул балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады һәм юлда йөргәндә тәртип кагыйдәләрен аңлатты, һәркемгә имин юллар теләде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре шулай ук узып баручыларга китаплар, ручкалар, «Ата-аналар өчен белешмәлек» тапшырды. Кызлар һәм малайлар хокук тәртибен саклаучының юл йөрү кагыйдәләренә бәйле сорауларына төгәл җаваплар бирделәр.

Районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Харисов юлда йөрүчеләрне игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев