Игътибар үзәгендә – штрафлылар

«Игътибар, балалар!» профилактик чаралар кысаларында узган «Тоннель» операциясе вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңына башка хокук бозучылар да эләкте. Юл-патруль службасы инспекторлары Рамис Бакиров, Валерий Седунов, участковый Василий Волков куркынычсызлык каешы һәм махсус чаралар ярдәменнән тыш кечкенә пассажирларны йөрткән шоферларны игътибарга алдылар. Инспекторлар руль артына исерек килеш утырган, штрафларын түләүдән качып...
«Игътибар, балалар!» профилактик чаралар кысаларында узган «Тоннель» операциясе вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңына башка хокук бозучылар да эләкте.
Юл-патруль службасы инспекторлары Рамис Бакиров, Валерий Седунов, участковый Василий Волков куркынычсызлык каешы һәм махсус чаралар ярдәменнән тыш кечкенә пассажирларны йөрткән шоферларны игътибарга алдылар. Инспекторлар руль артына исерек килеш утырган, штрафларын түләүдән качып йөрүче автохуҗаларга карата эшне көчәйттеләр. Аларны ачыкларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның Бердәм мәгълүматлар базасы ярдәм итә.
Дәүләт инспекциясе административ штрафны вакытында түләмәү икеләтә күләмдә штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр арест, яки 15 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр белән җәзалана. Машина йөртүчеләр 20 көн эчендәге ташламалы срокта штрафның ярты бәясен генә түли алалар.
Сәгать ярым дәвам иткән рейд вакытында хезмәткәрләр 14 хокук бозучыны ачыкладылар, шул исәптән: машина йөртүчедә страховка булмау - 4, ОСАГО - 4, балалар өчен махсус җайланма - 2, куркынычсызлык каешын эләктермичә бару - 2, дәүләт номерлары укылмый торган авто - 2.
Рейдтагылар шоферларга теге яки бу хокук бозу өчен штрафлар күләмен искәрттеләр. Балалар өчен җайланма булмау - өч мең сум, куркынычсызлык каешы - бер мең сум, укылмый торган дәүләт номерлары - 500 сум.
- Машина йөртүчеләр җәзаның котылгысызлыгын аңларга тиешләр, - дип рейдка йомгак ясады полициянең өлкән лейтенанты Рамис Бакиров, - ә иң мөһиме - юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген. Бу сәламәтлекне, вакытны, акчаны, шулай ук тормышны да саклап калырга ярдәм итәр. Үзләренекен генә түгел, бер гаепсез кешеләрнекен дә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.2900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:3100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.6900
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.5400
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.8800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13100
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.2800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.3000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13100
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика