Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Иминлек каешын эләктер

2021 елның 26 гыйнварыннан 7 февральгә кадәр район территориясендә «Бала – мөһим пассажир!» профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чаралар комплексын үткәрәләр.

Р.Харисов сүзләренчә, нәни пассажирларның иминлеген тәэмин итү җайланмалары юл-транспорт хәлләрендә аларның имгәнүләрен һәм үлемен булдырмауда иң нәтиҗәле чара.

– Җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге балаларны йөртү, җиде яшькә кадәрге баланы арткы утыргычта утыртып йөртү аның авырлыгына һәм буена туры килүче саклап калучы җайланмалар куллану белән гамәлгә ашырылырга тиеш. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар иминлек каешын эләктерергә бурычлылар, – ди Руслан Миннасович.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга өнди, юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәклеге турында искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев