Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Исерек килеш руль артына утырган менделеевлы ирегеннән һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде

Суд утырышы ТР атказанган юристы Лидия Коровина рәислегендә узды.

Агымдагы елның гыйнварында район суды тарафыннан 33 яшьлек менделеевлы исерек килеш йөргән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Элегерәк гражданин Г.-га 180 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән һәм ике елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Җәй көне ул, автоинспекция хезмәткәрләре туктатканчы, шәһәр буйлап йөргән.

Бу юлы район суды гаеплене, элеккеге җәзаның үтәлмәгән өлешен исәпкә алып, шартлы рәвештә бер ел сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Шулай ук менделеевец өч елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев