Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

«Куркынычсызлык белеме тартмачыгы»

«2014-2020 елларда ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне җәелдерү» программасы кысаларында балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында шундый исемдә юлларда куркынычсызлык тәртибенә өйрәнү буенча лэпбукларның район смотр-конкурсы үткәрелде.

Чарага йомгак ясап, районда «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Айрат Гасимов, мәгариф идарәсе методисты Эльвера Миниголова составындагы комиссия җитәкчеләрнең һәм балалар бакчалары педагогларының активлыгын һәм мәгариф органнары вәкилләренең бердәм нәтиҗәле эшчәнлеген һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур тырышлык күрсәтүләрен билгеләделәр.

Шәһәр мәктәпкәчә учреждениеләре арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урын – «Әкият» 2 нче балалар бакчасы педагогик коллективы, приз – «Рондо» ике урынлы палатка, икенче – «Аленушка» (6 нчы), һәрберсенә «Скай» самокаты, өченче – «Миләшкәй» (10 нчы), «Скай» самокаты. Авыллар балалар бакчалары арасында беренче урын «Кояшкай» балалар бакчасында (Ижевка), «Скай». самокаты.

Бәйгедә шулай ук «Балачак планетасы» һәм «Алтын балык” учреждениеләреннән дә катнаштылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы тәбрикләү Дәүләт автоинспекциясенең актлар залында узды. Җыелганнар алдында ЮХИДИ һәм “Балалар хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ начальниклары Игорь Башаров һәм Флюра Гыймаева чыгыш ясадылар. Номинантларны бүләкләп алар мәктәпкәчә яшьтәгеләр өлкәсендә актив профилактик эшләр алып барулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм “Балалар хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ тәкъдим иткән дипломнар, кубоклар, медальләр һәм призлар тапшырдылар.

Фото Флюра Гыймаева архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев