Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевск «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ 2023 елда эш йомгаклары буенча Татарстанда иң яхшылар рәтендә

Менделеевск «БДД» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикуловага Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырдылар.

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Идарәсе базасында республика Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде. Аның йомгаклары буенча Менделеевск «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ 2023 елда Татарстанда иң яхшылар рәтендә.

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә керткән зур өлеше һәм ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауда һәм юл-транспорт травматизмын кисәтүдә актив ярдәме өчен Рәхмәт хаты Менделеевск районында «БДД» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикуловага җиткерелде.

— Башкарган эшләре өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов кулыннан бүләк алу минем өчен аеруча күңелле булды. Димәк, минем эшем сизелде һәм бәяләнде. Бу шул ук дәрәҗәдә эшләүне дәвам итү һәм тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен этәргеч. Рәхмәт, һәм мин ирешкәннәремә тукталмаска вәгъдә итәм! Иң яхшылар арасында булу һәрвакыт күңелле, — дип уртаклашты М. Халикулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев