Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевск районында «Бала – мөһим пассажир!» профилактик чарасы үткәрелә

2021 елның 26 гыйнварыннан 7 февральгә кадәр республика территориясендә «Бала – мөһим пассажир!» профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирлар белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар комплексын үткәрә.

ЮХИДИ начальнигы Руслан Харисов билгеләвенчә, юлларда балаларның имгәнүләрен һәм үлемнәрен булдырмау өчен иң үтемле чара аларны тотып калучы җайланмалар санала.

– Җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге балаларны йөртү, җиде яшькә кадәрге баланы арткы утыргычта утыртып йөртү, аның авырлыгына һәм буена туры килүче саклап калучы җайланмалар куллану белән гамәлгә ашырылырга тиеш. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар иминлек каешын эләктерергә бурычлылар, – ди Р.Харисов.

Менделеевск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга өнди, Юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәклеге турында искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев