Менделеевскида «Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы уза
Чара 18 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
18еннән 26 майга кадәр – «Бала – мөһим пассажир» профилактик акциясе башланды. Аның кысаларында балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуны булдырмауга юнәлдерелгән контроль-күзәтү чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр алдында юидчылар отрядларының чыгышлар, акцияләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча викториналар каралга. Эчке эшләр бүлеге шәхси составының юлларда иминлек булдыру турында гомумбелем оешмаларында балалар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр үткәрүе күздә тотыла, шулай ук балалар-җәяүлеләр, велосипед һәм шәхси мобильлекле средстволар (электросамокатлар, гироскутерлар, сигвеилар һәм монотәгәрмәчләр) белән идарә итүче балалар белән профилактик чаралар үткәрү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев