Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевскида студентлар машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр

Конкурс теория һәм практика өлешләреннән торды.

Студентара «Автосессия — 2022» район машина йөртү осталыгы бәйгесе автомәктәп белән берлектә ЮХИДИ, «Юл йөрү куркынычсызлыгы» ДБУ тарафыннан оештырылды.
Катнашучыларга теория этабын үтеп белемнәрен практикада куллана алуларын күрсәтергә кирәк иде. Юл йөрү кагыйдәләреннән белемнәрен студентлар компьютердан экзамен биреп күрсәтсәләр, «Фигуралы автомобиль йөртү» этабы автомәктәп мәйданында узды.


Нәтиҗәләр буенча беренче урында – Эмиль Муллахметов (Л. Б. Васильев исемендәге ГПОУ КГАМТстуденты). Икенче урынны Валерия Беляева (Л. Б. Васильев исемендәге ГПОУ КГАМТстуденты), ә өченче урынны— Дамир Килеев (ФГКОУ ЕСВУ МВД РФ студенты) яуладылар.
Бәйге җиңүчеләрен дипломнар һәм призлар белән ЮХИДИ начальнигы полиция капитаны Константин Алгуатов һәм район «Юл йөрү куркынычсызлыгы» ДБУ кисәтү бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова бүләкләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев