Менделеевскида яшь юл хәрәкәте инспекторларының профильле сменасы эшли башлады
7 нче мәктәптә максаты юл хәрәкәте кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү буенча профильле смена тантаналы ачылды.
Әлеге мәгариф учреждениесе озак еллар дәвамында балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен профилактикалауда актив катнаша. Профильле смена оештыруның инициаторы һәм җитәкчесе Фотима Мирзоева булды. Аның кул астындагы ЮИД отрядлары тематик бәйгеләрдә күп тапкырлар призлы урыннар яуладылар.
Балаларны лагерь сменасы ачылу белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе начальнигы Мәликә Халикулова котлады, уңышлар теләде һәм кирәкле очракта ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды.
Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү белән башланды, моның өчен катнашучылар дүрт этапны уздылар: «Кагыйдәләрне белүчеләр», «Медицинаны белүчеләр», «Юл пазлы», «Велосипедны фигуралы йөртү». Алар биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм уңай тәэсирләр алдылар.
Ахырда балалар һәм әйдәманнардан флешмоб оештырылды. Укучылар ЮИД отрядына кабул ителделәр, һәрберсе бүләк алды.
фото Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев