Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевскида зур стажлы машина йөртүчеләр арасында «Автобабай-2023» традицион бәйгесе узды

Ярыш узган атнаның мавыктыргыч вакыйгасы булды.


Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара ел саен район ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге тарафыннан үткәрелә.
Быел биш катнашучы үз көчен һәм осталыгын сынап карады. Алар биремнәрне ике этапта уздылар: теорияне һәм практиканы белүдә. Беренчесендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан билетлары сорауларына җавап бирделәр. Бу этап минималь хаталар белән узды. Аннары конкурсантлар автомәктәп мәйданчыгына бардылар, анда транспортны фигуралы йөртү осталыгын күрсәттеләр.


Бәйге катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Район ЮХИДИ идарәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге начальниклары Алмаз Сафин һәм Мәликә Халикулова катнашучыларга рәхмәт белдерделәр, дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча Леонид Белоногов җиңү яулады. Аңа конкурсның республика этабында чыгыш ясарга туры киләчәк. Икенче һәм өченче урыннарга Наил Сираҗетдинов һәм Рафит Сафин ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев