Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең куркынычсызлыгы турында иң яхшы тәрбиячеләр

“Әкият” балалар бакчасының кунакханә залында “Балалар юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалау буенча иң яхшы тәрбияче” мәктәпкәчә учреждениеләре арасында һөнәри осталык район бәйгесе узды.

Бәйге ел саен әзерләү һәм үткәрү буенча гомуми җитәкчелек итүче мәгариф Идарәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль бүлекчәсе профилактикалау бүлеге (Яр Чаллы) һәм 2 нче балалар бакчасы хакимияте йогынтысы белән үткәрелә.

Конкурсантларны II этап башланыр алдыннан “Әкият” тәрбияләнүчеләре сәламләде. Беренче читтән торып этап бәйгесендә катнашучылар оештыру комитетына шөгыльләр белән портфолио тәкъдим иттеләр. Конкурсның икенче этабы “Таныш булыйк” визит карточкасыннан башланды. Аннан соң конкурсантлар яңа кызыклы темаларга дәресләрдән өзекләр күрсәттеләр. Аларда балалар җәрәхәтләнүен профилактикалау буенча эшләр өчен дидактик материаллар кулланылды.

Бәйге юлларда иминлек булдыруда шәһәребездә иҗади, креатив, заманча алымнар куланып, үз эшен яратып эшләүче тәрбиячеләр күп булуын күрсәтте. Остазларын балалар да уңайсыз хәлдә калдырмадылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирделәр, юл билгеләрен һәм юл хәлләрен дөрес бәяләделәр. “Балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүен профилактикалау буенча иң яхшы тәрбияче” исемен яулап Алёна Каюмова ( 2 нче балалар бакчасы) җиңүче булды. Икенче урынны Армине Григорян яулады (7 нче), өченче – Елена Малышева (6 нчы). Призёрларга кубоклар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучылар да игътибардан читтә калмадылар – Надежда Кормильцева (1 нче), Ляля Шиабиева (8 нче), Эльфрида Иргубаева (10 нчы), Елена Христофорова (11 нче), Заира Курбанова (12 нче) грамоталар һәм бүләкләргә ия булдылар.

Чара ахырында районның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет идарәсе начальнигы Флюра Гыймаева һәм мәгариф идарәсе методисты Эльвера Миниголова Галина Легошина җитәкчелегендәге “Әкият” коллективына бәйгене оештырулары өчен рәхмәт белдереп , катнашучыларны котлап барысына да яңа иҗат уңышлары теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X