Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Николай Иванов — иң яхшы автобабай

Менделеевскида 60 яшьтән өлкәнрәк транспорт йөртүчеләр өчен «Автобабай-2021» бәйгесе үткәрелде.

Николай Иванов, Вячеслав Сушков, Рәшид Шәймәрдәнов һәм Мәүҗит Шәйхетдинов иң яхшылар исеме өчен ярыштылар.

— Бәйгенең максаты — юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауда катнашуга тәҗрибәле транспорт йөртүчеләрне җәлеп итү, — диде район Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова.

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция капитаны Константин Алгутов катнашучыларга автомобиь руле артында һәрвакыт игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндәде. Ярышлар ике этапта узды: теория һәм практика буенча. Биремнәр стандарт — автомәктәп укучыларына машина йөртү хокукы өчен имтихан вакытында бирелгән сораулар.

Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәгә Николай Иванов (рәсемдә сулдан беренче) ия булды. Ул Өлкән кешеләр көненә Яр Чаллыда үткәреләчәк «Автобабай-2021» бәйгесенең зона этабында безнең районны тәкъдим итәчәк. Икенче урында — Рәшид Шәймәрдәнов, өченче — Вячеслав Сушков, дүртенче — Мәүҗит Шәйхетдинов.

Барысы да дипломнар, бүләккә кепкалар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган жилетлар алдылар.

— Машина йөртү стажы зур, әмма бәйгедә дулкынлану үзен сиздерде. Көндәшләр көчле булды. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый чаралар оештырылуы шатландыра. Бу тонуста калырга ярдәм итә, — дип фикерләре белән уртаклашты җиңүче Николай Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев