Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Районда аварияләр саны кимрәк

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, бәхеткә, аварияләр буенча барлык күрсәткечләр кимрәк.

Район юлларында 196 юл-транспорт хәле теркәлде ( 2019 — 249). Дүрт (2019 — 9) юл фаҗигасендә өч кешенең (4) гомере өзелде, юл хәрәкәтендә катнашучыларның 10 (14)е тән җәрәхәтләре алды. Балигъ булмаган балалар катнашында бер юл-транспорт хәле теркәлде, анда ике бала имгәнде.

— Аварияләрнең төп сәбәпләре тизлек режимын арттыру, «каршыга» килүче транспорт юлы ягына чыгу, — дип аңлатма бирде әлеге статистикага ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Руслан Харисов. — Җәйге сезонда юлларда автомобильләр һәм мотоциклчылар саны сизелерлек арта, велосипедчылар һәм скутерчылар хәрәкәте дә активлаша. Бу уңайдан профилактик чараларны көчәйтү мөһимлеге билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев