Шәһәрнең 6 нчы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр
«Алёнушка» балалар бакчасының актлар залында шундый исемдә чара узды.
Укытучы Гөлгенә Ганиева белән берлектә урта төркемдә тәрбияләнүчеләр сәяхәттә булдылар. Мөдир Ирина Анисимова җитәкчелешгендәге мәктәпкәчә учреждениенең педагогик коллективы балаларны кече яшьтән урамда тәртип кагыйдәләрен өйрәнү һәм аны гамәлдә үтәүгә зур игътибар бирә. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү алар өчен гадәти хәлгә әверелсен дип тырышалар. Төркемнәрдә тәртип кагыйдәләре куркынычсызлыгы буенча бай материал тупланган. Гөлгенә Рафгатовна чара программасында уеннардан файдаланды. Балалар пазллар җыйдылар, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары кулы белән эшләнгән макетта юл хәлләрен тикшерделәр. Мөгаллимә шулай ук викторина һәм эстафеталар үткәрде. Чара план буенча карантин чорында үткәрелде. Ул район «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева ярдәме белән оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев