Штрафларны ничек түләргә
Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Руслан Харисов аңлатма бирде.
— Дәүләт хезмәтләре порталында «автотүләүләр» сервисын тоташтырырга мөмкин. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru сайтында теркәлергә кирәк. Әлеге ресурс 250дән артык электрон хезмәт күрсәтә һәм аларның иң популяры — төрле түләүләр. Уңайлык өчен сайтта автоматик рәвештә түләүләр функциясе бар. Ул дәүләт хезмәтләре порталында кулланучының шәхси кабинетында сакланган автомобиль номерына көйләнә. ЮХИДИ базасында яңа штраф турында мәгълүмат барлыкка килү белән ул порталда күренә. Автотүләү дөрес көйләнгән булса, исәп-хисап автоматик рәвештә ясала.
Шунысы уңайлы, беркетмә язылган көннән соң 20 көн дәвамында штраф бәясенең яртысын гына түләргә кирәк. Сервисны әлеге вакыт кысаларында түләүгә көйләп, транспорт йөртүче акчасын экономияли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев