Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Татарстанда юл йөрү тәртибен бозучыларны күк йөзеннән күзәтәчәкләр

«Аеруча әлеге ысул юл һәрәкәтенә каршы чыгучыларны ачыкларга мөмкинлек бирә», - ди инспекторлар.

Республикада юлда кагыйдә бозучыларны дроннар ярдәмендә ачыклый башлаганнар ди хәбәр итә «Шәһри Чаллы» сайты. Әлеге яңалык росгвардия хезмәткәрләре ярдәмендә чынга ашырыла. Алар ЮХИДИ инспекторларына булышырга алыналар.

Юлдагы тәртипне күз алдында тоту өчен 200-300 метр биеклеккә күзәтү җайланмасы белән җиһазландырылган дрон очырыла. Ул кагыйдә бозучы шоферларны терки.

«Аеруча әлеге ысул юл һәрәкәтенә каршы чыгучыларны ачыкларга мөмкинлек бирә», - ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Яңа ысулның нәтиҗәләре дә бар, соңгы 3 айда дрон ярдәмендә 200 гә якын административ беркетмә төзегән. 

Фото-превью: «Шәһри Чаллы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев