Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башлана

2020 елның 2сеннән 8 ноябрьгә кадәр Татарстан республикасы территориясендә «Көзге каникуллар» исемле киң масштаблы чара үткәрелә. Ул юл-транспорт хәлләре барышында балаларны имгәнүләрдән саклауга, аларны кисәтүгә юнәлдерелгән.

Агымдагы елның тугыз аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт хәле теркәлде, аларда алты бала һәлак булды, 367се тән җәрәхәтләре алды.

Транспортта балаларны йөрткәндә юл һәлакәтләре булу борчылу тудыра. Ел башыннан алты бала-пассажир бакыйлыкка күчте.

Юл хәрәкәтендә әлеге категория горажданнар белән хәлләр катлаулану сәбәпле, балалар массакүләм җыелган урыннарда, аларны транспортта йөрткәндә кагыйдә бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә.

Юл йөрү кагыйдәләрен игътибарсыз калдырган кече яшьтәге җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячаклар. Аларның юл аша чыкканда кагыйдә бозу фактларын юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары, укытучылар, ата-ана комитетлары, гражданнарның «Ата-ана патруле» һәм «Әтиләр патруле» инициативалы төркемнәре, «Укучыларның россия хәрәкәте» иҗтимагый оешмалары белән бергә кисәтәчәкләр. Җәяүлеләрнең кагыйдә бозу очраклары турындагы мәгълүмат, балаларга тиешле аңлату эшләре алып барылсын өчен мәктәпкә хәбәр ителәчәк.

Шулай ук, мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда булачак.

Көннәр кыскару, шулай ук уңай булмаган һава торышы белән бәйле булган юл хәлләре сәбәпле, Республика буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X