Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Тукта, исерек транспорт йөртүче

Менделеевск районында ял көннәре исерек транспорт йөртүчеләрдән башка узмады.

Салмыш хәлдә җиңел машинада йөрүнең нәтиҗәсе аяныч хәл белән тәмамланырга мөмкин.

2021 елның 21 мартында 01 сәгать 09 минутта Алабуга-Ижевск-Монаш автоюлының алтынчы чакрымында 1990 елда туган, алкоголь исереклеге хәлендәге ВАЗ-21099 белән идарә итүче туктатыла.

Әлеге факт буенча, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатыла. Бу уңайдан административ тикшерү эшләре бара.

ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалыкны үтәү буенча өлкән инспекторы полиция капитаны Алмаз Сафин автомобиль аеруча куркыныч чыганаклардан саналуы һәм аның белән идарә иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне таләп итүе турында юл хәрәкәтендә катнашучыларның исләренә төшерә. Алкоголь эчемлек кулланган транспорт йөртүче транспорт руле артына утырырга тиеш түгел.

Менделеевлыларга тирә-юньдәгеләргә социаль җаваплылык тоярга һәм исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында https://t.m/mendeleevsk_pd telegram-каналга хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев